

Audi, BMW, General Motors, Honda Motor, Mazda Motor, Porsche, Suzuki и Mercedes-Benz Русиягә автомобильләрен сатуны япты. IKEA, Inditex ( Zara, Bershka, Massimo Dutti брендлары) кибетләре Русия Федерациясе территориясендә эшчәнлекләрен туктатты. Mango, H&M, Nike, Swarovski, Cartier, Marks & Spencer дистәләрчә кием брендлары сатуын туктатты. Disney, Paramount, Sony и Warner Bros. кинокомпанияләре прокаттан фильмнарын алды. Activision Blizzard, Electronic Arts, Rockstar Games и CD Projekt RED уеннарын сатуларын туктатты. Booking.com и Airbnb Русия кулланучылары өчен эшчәнлекләрен чикләде. Британия-Нидерландия Shell заправкаларын яба.
Бу хәлләргә Русия читтән тыныч кына, кул кушырып карап тормый, әлбәттә. Хәзер базар киштәсендә бушап калган урыннарны ничек тутыру турында уйланабыз. Төрле тәкъдимнәр яңгыратыла.