

Биолаборатория Русия хәрбиләренә кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркынычлы чума, себер язвасы, туляремия, холера һәм башка үлемечле авырулар патогеннары юк ителүе турында мәгълүмат тапшырган. Әлеге вакытта хәрби-биологик программаның документларын Русиянең радиация, химия һәм биологик яклау гаскәрләре белгечләре тикшерә. Русия хәрби экспертлары белдерүенчә, Русиянең Украинада махсус хәрби операциясе башлангач, Пентагон серле биологик тәҗрибәләрен алып баруда кыенлыклар кичерә башлаган.
Мәгълүматларга ярашлы, Украинаның Русиягә якын урнашкан биолабораторияләрендә биологик корал компонентларын ясау белән мәшгуль булганнар.
АКШның бу кадәр мәкерлеге, астыртын куркыныч эшләре дөньяда резонанс тудырды. Кытай Американың Украинада урнашкан биологик лабораторияләре турында мәгълүматларын ачуын таләп итте. Белдерүләренчә, Американың Украинада шундый 26 лабораториясе эшләгән. АКШның Украинадагы хәрби биологик программалары боз тавының өсте генә. Америка властьлары дөняның 30 илендә 336 лаборатория эшчәнлеген үз контролендә тота. Алар бу эшне дөньякүләм сәламәтлек саклау һәм яклау өлкәсендә биологик хәвефләрне киметү буенча хезмәттәшлек сылтавы астында башкаралар, дип саный Кытай властьлары.
Фото:uz.sputniknews.ru