

“ АКШ корал сату, хәрби базалар урнаштыру, табигать ресурсларын басып алу өчен һәрвакыт сугыш чыгарырга тырыша. Бер дәлил китерәм: 1932 елда Боливия белән Парагвай арасында Чак сугышы башлана. Әмма ул АКШ белән Бөек Британия арасындагы сугыш булды. АКШ шәхси компанияләр аша ягулык сату өстеннән контрольлек итте. АКШ парагвайлыларга һәм боливиялеләргә ягулык сатты. АКШ Боливия һәм Парагвайга корал сатты. АКШ корал сату һәм ресурсларны тартып алу юлларын эзли. Ирак, Әфганстан, Ливиядә алар шуны ук эзләделәр.
АКШ, Украина конфликтына таянып, бу илнең ресурсларына ия булу юлларын эзли. Ул Украина ресурсларыннан тыш, Русияне хәрби юл белән чолгап алу мөмкинлекләрен дә карый”,—дип санавын белдерде Эво Моралес.