

Америкада яшәүче блогер кыз үзаллы керфекләр ябыштырасы иткән һәм моның нигә китергәнен үзенең Тик-Ток битендә бастырып чыгарган.
Шайна Скай уртаклашкан видеода Shein интернет-кибете сайтыннан ясалма керфекләр сатып алуын сөйли. Кыз сүзләре буенча, ул керфек ябыштыру буенча махсус җыелмадагы җилемне сылагач, аның күз кабаклары шунда ук шешкән һәм ябышкан.
Видеоролик герое күзләрендә кисәк авырту тоюын һәм кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итүен дә сөйли. Табиблар аны реанимациягә салган, анда күзнең лайлалы тышчасына җилем эләгү сәбәплем аллергия реакциясе башлануын аңлаталар. Медиклар күз эченә эләккән җилемне махсус эремәләр ярдәмендә эретәләр. Аз гына соңрак мөрәҗәгать иткән очракта пациент кыз сукыраерга мөмкин булган, диләр табиблар.
“Зинһар өчен мондый процедураларны үзаллы башкармагыз, бераз артыграк түләп, профессионалларга мөрәҗәгать итү күпкә яхшырак. Ярый әле минем очракта кире нәтиҗәләр булмады”, – дип киңәш итә каза күргән блогер кыз. Аның посты вируслыга әйләнә һәм 7 миллионнан артыграк караулар җыя.
Чыганак: Lenta.ru