

Американың Норфолк шәһәрендә яшәүче бер ханымның биш ел элек маэмае югалган. Һәм күптән түгел генә ул мең километр ерак шәһәрдә табылган. Флорида штатының Кейп-Корал шәһәрендәге хайваннар өчен приютка 15 яшьлек пудельне китергәннәр. Приют хезмәткәрләре сөйләвенчә, маэмайның йоннары пычранып, ябышып каткан, ә күзләре белән колаклары эренләп беткән булган.
Приюттагы волонтерлар этнең микрочипын сканер аша үткәргәч, аның исеме Сноуболл (русчага тәрҗемә иткәндә “Снежок”) икәнлеген һәм аны менә инде 5 ел дәвамында Вирджиниядәге хуҗалары эзләвен ачыклаган. Югалган маэмайның хуҗасы Кэти, яраткан пуделе исән икәнен белгәч, елап җибәргән. Кэти Кейп-Корал шәһәренә самолет белән очып барган һәм маэмае белән кавышкан. Ул Сноуболлны ветеринарда дәвалаган һәм самолетта очарга рөхсәт алган. Вирджиния һәм Флорида штатлары арасы 1,1 мең км тәшкил итә.
Чыганак: lenta.ru