

Ул шулай ук Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 5 миллион сум күләмендә өстәмә түләү булдырырга кушты.
“Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең барлык гаилә әгъзаларына закон буенча каралган страховка һәм бер тапкыр түләнелүче пособие күчереләчәк. Ул — 7 миллион 421 мең сум. Шулай ук һәлак булучының гаиләсенең һәр әгъзасына ай саен акчалата компенсация түләнәчәк”,—диде ул.
Моннан тыш, Путин Оборона министрлыгының, шулай ук операциядә катнашучы башка көч ведомстволарының һәлак булган хәрби хезмәткәрләренең гаиләләренә өстәмә түләү булдырырга кушты. Моннан тыш, дәүләт җитәкчесе белдерүенчә, сугышта яра алган хәрбиләргә ташламалар биреләчәк: страховка; яраланган һәм контузия алган өчен пособие, шулай ук өстәмә 3 миллион сум пособие.
Русия лидеры Украинада барган махсус операциядә Русия солдатлары батырларча сугыша, диде. Хәрбиләребез ватаныбыз хәвефсезлегенә беркем дә янамасын өчен көрәшә, дип белдерде.