Дөньяда ниләр бар?
3 март 2022, 10:32

Спортчылар да, артистлар да читтә калмады...

Украинадагы хәрби операция аркасында Русия спорты да зур санкцияләргә дучар ителде.

Спортчылар да, артистлар да читтә калмады...Спортчылар да, артистлар да читтә калмады...
Спортчылар да, артистлар да читтә калмады...

Хәзердән алып аны халыкара аренада танымыйлар. Җитмәсә, эчке чемпионатларда да авырлыклар тудырдылар. Мәсәлән, Халыкара футбол федерациясе Русия җыелма командасына "өй" матчларын нейтраль кырда һәм тамашачыларсыз үткәрү бурычын йөкләде. Милли командаларыбызга аләм белән гимнны файдалануны да тыйдылар. Әмма бу да аларга аз булды. Европа футбол ассоциациясенең башкарма комитеты (УЕФА) һәм ФИФА советы, безнең җыелма команданы читләтеп, санкцияләрне тагын да ныграк катылаттылар. Хәзер безнең милли команданы 2022 елда Катарда үтәчәк чемпионатта катнашу хокукын яулау өчен алдан үткәрелүче ярышларда катнаштырмаячаклар.

Кызганычка каршы, хоккей буенча да хәлләр шулай тора. Хоккей буенча безнең җыелма команда халыкара хоккей турнирларыннан читләтелде. Русия хоккей клублары континенталь кубок өчен Европа ярышларында катнашмаячак. Бу хәлләрдән соң Хоккей Федерациясе Русия җыелма командаларына карата кулланылган санкцияләрен "дискриминацион" дип атады.

Бу чикләүләр мәдәниятне дә урап узмады. Артистларыбыз халыкара конкурсларда катнашудан читләштерелде, контракт нигезендә эшләүчеләр эштән бушатылды. Чит илләрдә укучы студентларга да кагылды бу санкция җилләре.

...Уйлап баксаң, сәясәт кайда да, спорт һәм мәдәният кайда?!. Спорт, сәнгать беркайчан да сәясәткә кысылмый, сәяси фикерләрне алга сөрми, дибез. Барысы да буталды шул бу заманда. Кызганыч...

Фото: e-news.su

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас