

Америка санкцияләре Көньяк Корея җитештергән автомобильләр, смартфоннар һәм башка көнкүреш техникасына кагылмый. Бу хакта бүген, пәнҗешәмбе көнне, Корея республикасының Сәүдә, сәнәгать һәм энергетика министрлыгында хәбәр иттеләр.
Көньяк Корея властьлары АКШның Сәүдә министрлыгы белән Вашингтонның Русиягә карата санкцияләре буенча консультацияләр үткәрде. Сөйләшүләрдән соң Кореяның Сәүдә министрлыгында Америка властьлары смартфоннарны, кер юу машиналарын, башка көнкүреш техникасын санкцияләрдән азат ителүен карарга җыенуын, чөнки техника массакүләм кулланучылар өчен тәгаенләнүен ассызыкладылар. Бердәнбер шарт – экспорт предметлары коралланган көчләр кулына эләкмәскә яисә алар аны кулланмаска тиеш.
Аннары, Көньяк Корея фирмалар Америка властьларыннан Русия территориясендәге җитештерү предприятиеләре өчен аерым продукцияләрен ташуга махсус рөхсәт ала алачак.
Чыганак: tass.ru