

Киев делегациясе очрашу урынына Польша хәрби-һава көчләре вертолетында килде. Делегацияләрен оборона министры Алексей Резников җитәкләде. Аның белән бергә “Халык хезмәтчесе” партиясе җитәкчесе Давид Арахимия, Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк, чит ил эшләре министры урынбасары Николай Точицкий, Югары Рада депутаты Рөстәм Гомәров килде.
Русия ягыннан Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Русиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов, чит ил эшләре министры урынбасары Андрей Руденко, Дәүләт думасының халыкара комитеты җитәкчесе Леонид Слуцкий һәм оборона министры урынбасары Александр Фомин катнашты.
Аңлашылуынча, сөйләшүләр киеренке барды һәм 5 сәгатькә кадәр сузылды. Сөйләшүдә катнашаучылар алдан билгеләнгән көнүзәк мәсьәләләрнең һәркайсы буенча фикер алышты. Леонид Слуцкий яклар бер-бер ишетте һәм прогресска ирешүгә мөмкин булган мөһим сораулар җентекле тикшерелде дип белдерде. Үз чиратында Украина вәкиле Михаил Подоляк яклар конкрет карарлар билгеләнгән өстенлекле темаларны билгеләде диде. Икенче очрашуда өстенлекле темалар буенча сөйләшүләр дәвам итәчәген җиткерде.
21 февральдә Русия президенты Владимир Путин, Донецк һәм Луганск халык республикаларының үз суверенитетларын тану үтенече белән мөрәҗәгать итүләренә җавап итеп, шуңа ярашлы Указга кул куйды. 24 февральдә исә Украинаны демилитаризацияләү (сугышка әзерләнүдән баш тарту) буенча махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. РФ оборона министрлыгы гражданнар объектларына төбәп атмавын раслады.