Дөньяда ниләр бар?
3 март 2022, 09:47

Каршы җавап

Санкцияләр сугышы дәвам итә. Бу юлы безнең ил дөньяның 36 иле авиакомпанияләренә Русия территориясе өстеннән очуны тыйды.

Каршы җавапКаршы җавап
Каршы җавап

Шулай итеп, хәзер Австрия, Албания, Ангилья, Бельгия, Болгария, Британиянең Виргиния утраулары, Бөек Британия, Венгрия, Германия, Гибралтар, Греция, Дания, Джерси, Ирландия, Исландия, Испания, Италия, Канада, Латвия, Литва, Люксембург, Мальта, Нидерландия, Норвегия, Польша, Португалия, Румыния, Словакия, Словения, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция, Швейцария, Эстония һәм Кипрга очышлар чикләнде. Бу илләргә очыш "Росавиация" яисә Русия чит ил эшләре министрлыгының махсус рөхсәтләре буенча гына башкарылачак.

Бу хәлгә кадәр Русия авиакомпанияләренә Европа үзенең күк йөзеннән очуны тыйган иде. Иң беренче булып "Аэрофлот" өчен Бөек Британия күген япты. Аңа башкалар кушылды. Русия исә аларга каршы җавап бирде.

Фото: ekec.ru

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас