Дөньяда ниләр бар?
3 март 2022, 09:11

Барысы да бер кубызга биеми

Украинадагы соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә, дөнья илләре Русиягә карата бер-бер артлы төрле санкцияләр кертә.

Барысы да бер кубызга биемиБарысы да бер кубызга биеми
Барысы да бер кубызга биеми

Мәсәлән, АКШ һәм Евросоюздан тыш, рәсми Токио Русия җитәкчелегенә, компанияләренә һәм финанс оешмаларына каршы санкцияләр кертте.

Әйткәндәй, Япония АКШның атом коралын үзендә урнаштырырга рөхсәт итәргә җыена. Бу ниятен тормышка ашырса, аның Мәскәү белән Көньяк Курил мәсьәләсен хәл итүне югалтуы ихтимал. Русия җитәкчелегенә карата персонал санкцияләр салгач, ул тынычлык турындагы килешүгә кул кую перспективалары хакында кемнәр белән һәм ничек итеп фикер алышырга уйлый икән? Аннары, Русиягә каршы санкцияләр кабул итеп, ул үзе дә миллиардарча доллар күләмендә югалтулар кичерәчәк ич.  Мәсәлән, соңгы елларда Япониянең Русиядә “Тойота”, “Ниссан”, “Мазда” автомобильләрен җитештерүче автомобиль заводлары белән ни булыр? Әллә бу хакта Токио уйлап җиткермиме? Әгәр Токио ил территориясендә АКШ атом коралын урнаштырырга рөхсәт итсә, Япония үзе мишеньга әвереләчәк ич. Әйткәндәй, 1956 елда Курил проблемаларын чишү буенча Мәскәү һәм Токионың уртак декларациясенә кул куюга нәкъ менә АКШ тырышлыгы белән НАТО аяк чалган. Соңыннан японнар үкенгәннәр-үкенүен. Һәм менә чираттагы тапкыр ул Америка кубызына биеп, тагын шушы хатасын кабатламакчы.

Шөкер, дөньяның бар илләре дә Русиягә каршы санкцияләр кертәбез дип йодрык төйми. Моңа кадәр булган дуслыкны саклап, хезмәттәшлекне дәвам итәргә тели дустанә илләр. Мәсәлән, Азия-Тын океан төбәгендәге башка зур илләр: Кытай, Һиндстан, Вьетнам Русиягә каршы санкцияләр кертүдән баш тартты. Төркия “күперләрне яндырмаячагын”әйтеп,  безнең илгә каршы санкцияләр кертү эшендә катнашмаячагын белдерде. Шулай ук Гарәп Әмирлекләре Русия белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәген ачыктан-ачык белдерде. Латин Америкасында исә Венесуэла АКШның Русиягә каршы санкцияләр кертүен катгый тәнкыйтьләде. Венесуэла президенты Николас Мадуро, АКШ котыртуы һәм НАТО илләре гамәлләре аркасында Украинада вакыйгалар киеренкеләнүен, Минск килешүләре үтәлмәвен белдерде. Мексика, Бразилия дә Русиягә карата нинди дә булса санкцияләр кабул итмәячәген әйтте.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас