Дөньяда ниләр бар?
2 март 2022, 05:48

Йөрәге тотканда кияүгә чыгарга ризалашкан

40 елга якын бергә яшәгәч...

albertmontoya.comalbertmontoya.com
Фото:albertmontoya.com

92 яшьлек хатын йөрәк өянәге вакытында   37 ел  бергә яшәгән иренең кияүгә чыгу тәкъдимен кабул иткән.

Англиянең Сомерсет графлыгындагы бер авылда яшәүче 90 яшьлек Морис Бентон һәм 92 яшьлек Джоанна Оррис бергә дүрт дистә елга якын гомер кичергәч кенә чәчләрен чәчкә бәйләргә уйлаганнар.

Гомере кыл өстендә булган чакта  гына Джо бу хәлиткеч адымга ризалашкан. Моңа кадәр ул Бентонның тәкъдимнәрен кире кага килгән. Хәзер хатынның сәламәтлеге нормальләшкән, алар туй үткәрергә ниятли.

“Мин аңа: Үземне шулкадәр начар тоям”, – дидем. Ул исә: “Мин сиңа ярдәм итә алмыйм, шуңа ашыгыч ярдәмгә шалтыратам”, – дип җаваплады. Шуннан соң бер тезенә таянып: “Синең авыртуларыңны баса алмыйм. Миңа кияүгә чыгасыңмы?” – диде.

Оррис моңа кадәр Бентон тәкъдимнәрен кире кагуын сөйләгән, әмма йөрәк өянәге гашыйкларга, бәлки, аз гомер калуын, шуңа, ниһаять, өйләнешергә кирәк икәнлеген аңларга мөмкинлек биргән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас