Дөньяда ниләр бар?
2 март 2022, 09:03

Apple техникасы белән хушлашабызмы?

Компания Русиядәге онлайн-кибетләрдә техника сатуны туктатты. 

geekbeard.tvgeekbeard.tv
Фото:geekbeard.tv

Apple компаниясе Русиядә рәсми онлайн-кибетләрдә техника сатуны туктаткан. Хәзерге вакытта «Доставка» графасында аның мөмкин түгеллеген күрсәтә. Кайбер русиялеләрнең «хата» дигән язу чыга.

Сайтта iPhone, iPad, MacBook, AirPodsга заказ бирү мөмкин түгел. Әлегеә компаниядән сатуларны туктату турында рәсми гариза килмәгән.

IPhone смартфоннары россиялеләр арасында бик популяр. Бер атна эчендә Русия халкының iPhone 13 өчен 5 миллиард сумнан артык акча тотуы турында мәгълүм. Ил халкы 53,5 мең гаджет сатып алган булган.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" 

Читайте нас