Дөньяда ниләр бар?
1 март 2022, 10:09

Йомшак уенчыкларны уллыкка алган

И, сабый!

Австралиядә Гаилә эшләре буенча суд 7 яшьлек малайга  йомшак уенчыкларын уллыкка алырга рөхсәт иткән.

Берничә ай элек ул Австралия штаты судына күңелгә үтеп керерлек хат язган. Хатында малай,  үзе үскәч, йомшак уенчык аюлары ташландык хәлгә калыр дип борчылып, аларны башка кешеләргә бирүләрен теләмәвен, шуңа  уенчык аюларны уллыкка алырга рөхсәт сорыйм, алар өчен җаваплы булачакмын дип язган.

Чиновниклар баланың “сәер үтенечен” читкә куймыйлар, аңа җавап язалар. Түрәләр  җавабында  1908 елгы Халыкара Тедди (йомшак аю уенчыгы) законы (чын түгел, уйлап чыгарылган)  искә алынган.  

Кыскасы,  суд малай  (аның исем-фамилиясе язылган) аю уенчыкларын уллыкка алсын, аларны яратсын, курчаласын дигән карар чыгара. Суд хатының копиясен үзенең социаль челтәрләрендә  психолог һәм академик Стивен Брайт урнаштырган. Ул туганының баласы уллыкка алу процедурасын ничек үтүен һәм бу хәлнең нәрсә белән тәмамланганын язган.

“Австралиянең Гаилә  судларына мондый мөрәҗәгатьләр күп килә микән, белмим, әмма бу хәл  кысалардан чыга. Һәм без моңа сөенәбез генә. Рәхмәт!” – дип язган ул.  

Стивен Брайт язган постка игътибар итүчеләр күп булган. Комментаторларның берсе  “шундый матур, әмма гади вакыйга мине елмаерга мәҗбүр итте, хәтта күзләремә яшьләр килде” дип язган.  

Икенче бер кеше: “Мондый хәлләр кешелеклелеккә ышанычны кайтара”, – дигән. 

Чыганак: kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас