Казахстанның Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытылган “самопознание” предметын укыту карарын бетерде. Моннан соң үтә дә мөһим дип саналган предмет факультатив нигездә укытылчак.
“Самопознание” – Казахстан мәктәпләрендә 20 ел элек ул вакытта ил президенты Нурсолтан Назарбаевның хатыны Сара Назарбаева башлангычы белән мәктәп программасында барлыкка килгән предмет. Шулчакта ук яңа предмет халык телендә “Сарапознание” дип йөртелә башлый.
Дәреснең төп мәгънәсе кече сыйныф укучыларына Порфирий Иванов уйлап чыгарган сәламәтләндерү системасының 12 нигезен аңлатуга кайтып калган.
Балалар сәламәтлеген сакларга һәм озын гомерле булуга юнәлтелгән предметның төп проблемасы шунда булган – мәктәп укучылары, тышта нинди ел фасылы булуга карамастан, Иванов системасы буенча салкын су белән коенырга тиеш булганнар.
Даими рәвештә салкын тидереп чирләгән балаларны дәвалаган ата-аналар ачуының чиге булмаган. Әмма риза булмаучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән һәм “самопознание” предметын өйрәнү дәвам иткән.
2008 елдан алып “самопознание” рухи чистарыну методикасы билгеләренә ия була. Шуннан алып дәресләр салкын су белән коенудан түгел, ә медитациядән башланырга тиеш булган.
2010 елдан бу предмет 1дән алып 11 сыйныфкача мәҗбүригә әйләнә, ә вузлар бу юнәлеш буенча белгечләр әзерли башлый.
Чыганак: kp.ru