Дөньяда ниләр бар?
25 февраль 2022, 13:26

Русия Украина белән сөйләшүләргә әзер

Русия Украина белән югары дәрәҗәдәге сөйләшүләр алып барырга әзер дип белдерде Русия президенты Владимир Путин.

Русия Украина белән сөйләшүләргә әзерРусия Украина белән сөйләшүләргә әзер
Русия Украина белән сөйләшүләргә әзер

Кытай үзәк телевидениесе хәбәр итүенчә, КХР рәисе Си Цзинпин белән сөйләшкәндә ул шулай дип белдергән.
Аңа кадәр Украина президенты Владимир Зеленский Киев Мәскәү белән сөйләшүләргә әзер дип белдергән иде үзенең яңа видеомөрәҗәгатендә.
Үз чиратында Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Украина хәрбиләре коралларын салгач, Мәскәү Киев белән сөйләшүләр башларга әзер булачак дип белдерде. Ул шулай ук Русия ягының Украина хәрби хезмәткәрләрен ничек тә булса кимсетергә җыенмавы турында җиткерде.
Билгеле булуынча, 24 февральдә Владимир Путин Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул итүен белдергән иде. Ул шулай ук, кирәк булган очракта җавап шунда ук булачак дип, Русиягә куркыныч белән янаган тышкы көчләргә дә мөрәҗәгать итте.

Фото: pdmnews.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас