

Шулай итеп, алар Донецк һәм Луганск халык республикалары вәкилләренә виза бирүне туктата. Шулай ук Токио санкцияләре Русиянең суверен бурычына да кагыла һәм аңа Япониядә яңа обилигацияләр чыгаруны тыюны күзаллый. Моннан тыш, Япония Русияне вакыйгаларны дипломатик көйләү мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга чакырды.
Санкцияләр дигәннән, Европа Союзы Русиягә каршы чаралар исемлеген киңәйтте һәм Русиянең 27 физик һәм юридик шәхесенә карата санкцияләр кабул итте. Алар арасында “Донбасста Мәскәүнең операцияләрен финанслаучы” банклар һәм оешмалар. Моннан тыш, санкцияләр Дәүләт Думасының 351 депутатына карата да кертелде. ЕСтан соң РФга карата АКШ һәм Канада санкцияләр кертте.