Дөньяда ниләр бар?
24 февраль 2022, 09:21

Русия белән дә, Украина белән дә дуслыгын бозасы килми

Төркия президенты Рәҗәп Тайип ЭРДОГАН Украинадагы хәл-вакыйгалар аркасында Русия һәм Украина белән хезмәттәшлектән баш тартырга җыенмавы турында фикерен белдерде.

Русия белән дә, Украина белән дә дуслыгын бозасы килмиРусия белән дә, Украина белән дә дуслыгын бозасы килми
Русия белән дә, Украина белән дә дуслыгын бозасы килми

"Без Русия белән сәяси, хәрби һәм икътисади мөнәсәбәтләрдә торабыз. Шулай ук Украина белән дә сәяси, хәрби һәм икътисади мөнәсәбәттәбез. Әгәр сез безгә "Украинадан баш тартыгыз" дисәгез, без баш тарта алмаячакбыз, чөнки анда безнең ил мәнфәгатьләре киң таралган. Әгәр сез безгә: "Русиядән баш тартыгыз" дисәгез, без аңардан да баш тарта алмыйбыз, чөнки хәзер аның белән чынлап та алга киткән мөнәсәбәтләрдә торабыз",—диде Төркия лидеры.

Фото: russian.rt.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас