

Уссурийск шәһәрендә яшәүче хатын 2 ел эчендә үзенең шәхси йортына 150гә якын кешене пропискага керткән. Аңа карата чит ил гражданнарын ялган исәпкә (фиктивная постановка на учет) кую маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Хәзер хатынга 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр итәләр Приморье крае буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе сайтында.
Легаль булмаган “фатирдаш”ларны участковый белән берлектә миграция сораулары буенча бүлек хезмәткәрләре ачыклаган. 29 яшьлек хатынның 2019 елның октябреннән алып 2021 елның декабренә кадәр 147 чит ил кешеләрен теркәве билгеле булган. Күрсәтелгән адрес буенча ул аларга яшәү мөмкинлеге бирмәгән, ә менә һәрберсеннән прописка өчен акчалар алган.
2018 елда хатын “резина фатир” оештырганы өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган инде. Хәзер аңа карата янә җинаять эшләре ачканнар. Мөгаен, рәшәткә артына эләкмичә ул бу гадәтеннән туктамастыр...
Чыганак: lenta.ru