Дөньяда ниләр бар?
22 февраль 2022, 15:37

Мәчеләрен киендергән

Исең-акылың китәрлек!

@lily_and_kaly_cats@lily_and_kaly_cats
Фото:@lily_and_kaly_cats

Словениядә яшәүче  бер хатын үзенең ике мәчесенә 3 мең еврога (270 мең сумга якын)  350 төр модалы киемнәр һәм аксессуарлар сатып алган.

Кочевье шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Андрея  Вршчай үзенең Лили һәм Кали кушаматлы песиләре өчен берничә ел дәвамында модалы дизайнер киемнәреннән торган гардероб туплаган. Яраткан мәчеләренә ул 150 төрле кием һәм 200 бантиклар сатып алган. Хатын алсу төстәге әйберләргә өстенлек бирә, чөнки аның фикеренчә, алсу төс песиләрнең ак йоннарын аеруча матуррак күрсәтә.

Вршчай бохар токымлы песиләре өчен нәрсә генә эшләми: көн саен аларны юындыра, тешләрен чистарта, Лили һәм Кали ашаганда пычранмасыннар өчен муеннарына салфетка бәйли. Өйдә мәчеләр теләсә кайда йөри һәм йоклый ала. “Мәчеләрем –  минем нәни принцессаларым. Аларны королеваларга тиң итеп күрәм”, – дип аңлата ул.

Песиләрен үлеп яратучы Вршчай үзенә, я булмаса 8 яшьлек кызына кием-салым артыннан барган чакта мотлак рәвештә Кали һәм Лили өчен дә нәрсә дә булса алып кайтуын сөйли. Ул үзенең йомшаккайлары өчен бөтен дөньядан киемнәргә заказ ясый – словенияле ханымның коллекциясендә Европа һәм АКШта җитештерелгән мәче киемнәре бар.

Вршчай сөйләвенчә, ул башта Лилины урамнан ияртеп кайткан. “Лили авырый иде. Аның эренләгән күзләре озак ачылмады, берничә ай  тернәкләнде ул”, – ди хатын.

Кали исә Лилига иптәшкә алынган мәче. Башта алар бер-берсен өнәмәсә дә, акрынлап дуслашканнар. “Моңарчы күрмәгән тормышта яшәтеп, матур киемнәр кидереп, иркәлисем  килә аларны”, – ди Вршчай.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас