

Һиндстанның төньягында туй тантанасы фаҗига белән тәмамланган. Биредә кимендә унөч хатын һәм кызлар тирән коега егылып төшкән һәм һәлак булган. Бу турыда The Indian Express басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итә.
Фаҗига 16 февральдә кич белән Уттар-Прадеш штатында булган. Халди дип аталган туй тантанасы өчен хатын-кызлар кое янына җыела. Аларның күбесе коеның агач капкачы өстенә менеп баса. Шул чакта кое капкачы җимерелә һәм кешеләр коега егылып төшеп китә.
Табиблар килгән чакта 11 кеше үлгән булган инде, тагын ике хатын-кыз гомере операция өстәлендә өзелгән. Имгәнгән өч хатын әле дә хастаханәдә ята, аларның хәле катлаулы дип бәяләнә.
Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди әлеге фаҗигане «җанөшеткеч» дип атаган.
Чыганак: "Интертат".