

Җәмәгать урыннарында кофе, чәй ясап бирә торган автоматлар кебек, пицца пешереп бирә торганнары да чыккан. Мәскәү метросында әнә шундыйлар тора.
Өч минут эчендә машина үзе он, су кушып камыр баса, җәя, эчлек эзерләп, камыр өстенә тезә һәм пешерә. Метро пассажирлары "Маргарита", "Дүрт сыр", "Пепперони" яки "Чикаго"га заказ бирә ала.
Автоматка пицца өчен акчаны төшергәч тә, камыр әзерләнә башлый. Җәйгәч, аңа кетчуп, казылык яки ветчина тезелә. Роботның эшләгәнен пыяла аша күзәтеп торырга мөмкин.
Хәзер бер нәрсәгә дә аптырарлык түгел, роботлар заманында яшибез.