

Коста-Риканың Агуас-Заркас шәһәрендә метеорит төшкән эт оясын Christie’s аукционында 300 мең долларга (22,4 миллион сум) сатачаклар.
2019 елның апрелендә метеорит, эт оясы түбәсенә төшеп, аны тишкән һәм Роки кушаматлы овчарканың котын алган. Бәхеткә, ул зыян күрмәгән.
Маэмай хуҗалары метеорит төшкән эт оясын саклаган һәм аукционга сатуга куйган. “Күктән төшкән метеориттан будка түбәсендә 17 сантиметр диаметрлы тишек хасил булган. Ояның идәнен дә тишкән ул, ә ояның черегән агач каркасы алмаштырылган”, – диелә Christie’s аукционы хәбәрендә.
Аукцион онлайн үткәреләчәк. Әлеге вакытта потенциаль сатып алучылар 49 ставка ясаган.
Эт оясы түбәсен тишкән метеорит кисәге дә аукционга чыгарылган. Аның башлангыч хакы 60 мең доллар (4,4 миллион сум) тәшкил итә.
Чыганак: lenta.ru