

Башта Франция президенты Эммануэль Макрон, аннан Бөек Британия чит ил эшләре министры Лиз Трасс, аның артыннан Германия канцлеры Олаф Шольц Кремльгә рәхим итттеләр. Аңлашылуынча, алар Украина кризисын көйләү буенча сөйләшергә килделәр.
9 февральдә Мәскәүгә ике көнлек эш сәфәре белән килгән Бөек Британия чит ил эшләре министры Лиз Трасс үзе турында мәзәк тәэсирләр калдырды. Шундый югары дәрәҗәле кешеләр дә надан булыр икән?!. Кыскасы, Лиз Трасс сөйләшүләргә җентекле әзерләнеп килмәгән булып чыкты.
Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән барган сөйләшү вакытында Трасс Русия гаскәрләрен Украина чикләреннән алу мөһимлеген белдерде. Лавров исә аңа җавап итеп, хәрбиләребез үз территориясендә диде. Аннары ул Воронеж һәм Ростов өлкәләре өстеннән Русия суверенитетын Лондон таныймы дип сорады. Трасс: "Бөек Британия беркайчан да бу төбәкләр өстеннән Русия суверенитетын танымаячак",- дип җавап бирде. Һушын җыйганнан соң Трасс Лавров Украина өлкәләре турында әйтте шикелле, дип акланып маташты.
Соңыннан Британия аналитиклары дипломатия җитәкчесенең хурлыкка калуын, ни турында сөйләвен аңлап бетермәвен күрсәтте дип бәяләделәр. "Лиз Трасс Мәскәүнең Британия дипломатиясе турында бөтен инануларын раслап өлгерде: һавалылык, тар күңеллелек, "кыйммәтләр" турында ялган акыл сатулар. Бу исемлеккә ул наданлык дигән нәрсә дә өстәде", - дигәннәр. Бу Мәскәү белән Британия арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныграк начараюына гына китерде дип уфтанганнар.
Трасс Мәскәүгә килгәч "тимер леди" Маргарет Тэтчер (Британиянең элекке премьер-министры) сыман кыланып күрсәтмәкче булды, ахрысы. Әмма Британияның тышкы сәяси ведомствосы җитәкчесенә Тэтчэрга хас булган ныклык, фактларга ия булу кебе сыйфатлар җитешми булып чыкты.
Инглизләр Трассның Мәскәүгә сәфәрен гаять уңышсыз дип бәяләделәр. Трасс сорауларга туры җаваплардан читкә китте, биргән җавапларында исә конкретлык булмады. Сергей Лавров исә Британия коллегасы белән сөйләшүне "телсезнең чукрак белән сөйләшүе" дип бәяләде. Русия белән Британия мөнәсәбәтләре бик яхшы түгел һәм биредә Мәскәүнең гаебе юк, дип белдерде.
Фото:news.myseldon.com