Дөньяда ниләр бар?
18 Февраля 2022, 11:49

Көнбатыш пропагандасы уңышсызлыкка тарыды

Русия чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Бөек Британия һәм Америка киңкүләм мәгълүмат басмаларын Русиянең Украинага һөҗүм итү графигын игълан итәргә чакырды.

Көнбатыш пропагандасы уңышсызлыкка тарыдыКөнбатыш пропагандасы уңышсызлыкка тарыды
Көнбатыш пропагандасы уңышсызлыкка тарыды

"АКШ һәм Британиянең "Блумберг", "Нью Йорк Таймс", "Сан" киңкүләм ялган мәгълүмат тарату чыганакларына үтенеч бар - безнең быел "һөҗүм итү" графигын игълан итсәгез иде, югыйсә, алда торган отпускны планлаштырырга кирәк ", - дип белдерде ул.
Көнбатыш мәгълүмат чыганаклары Русиянең Украинага һөҗүм итү көннәре турында кат-кат язып чыкканнар. Башта бу хәл Яңа елга кадәр булачак дигәннәр, аннары гыйнвар уртасында дип фаразлаганнар, шуннан соң 15-16 февральгә күчкәннәр. "Блумберг" гәзите хәтта зур инану белән Русия һөҗүме башлануы турында хәбәр бастырып чыгарырга да өлгергән.
Украина президенты Владимир Зеленский исә Русиянең Украинага һөҗүме мөмкин булмаган хәл, ә әлегедәй белдерүләр хәл-вакыйгаларны кискенләштерә генә дип саный.
Русия исә һөҗүм әзерләнүе турындага имеш-мимешләрне туктаусыз кире кагып торырга мәҗбүр. РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков АКШ һәм Көнбатышның бу кыланышын "киеренкелекне көчәйтү буенча чагыштыргысыз кампания" дип атады. Көнбатыш басмаларында Русия һөҗүменең төгәл вакытын атамадылармы икән дип, Владимир Путин шаяртып, Дмитрий Песковка сорау бирә башлаган.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас