

Русия оборона министрлыгының рәсми вәкиле Игорь Конашенков Русия гаскәрләренең киңкүләмле күнекмәләренең моның белән генә тәмамланмавын белдерде. Хәрби округларның һәм флотларның күпчелеге илнең башка төбәкләрендә планлаштырылган маневрларын дәвам итәләр.
Кара диңгез флотының 30дан артык корабы Севастополь һәм Новороссийскидан Сүрия ярларында киңкүләмле маневрларда катнашу өчен диңгезгә чыкты. Хәрби күнекмәләрдә флот аваиациясе һәм яр буе гаскәрләре подразделениеләре дә катнаша. "Кинжал" гипертавышлы ракеталар төягән Русия истребительләре бомбага тотучы самолетлар белән уртак күнекмәләрдә катнашу өчен Сүриягә киттеләр.
"Союзлар тәвәкәлләге" хәрби күнекмәләрендә катнашучы Русия подразделениеләре Белоруссия кораллы көчләре белән берлектә Союздаш дәүләтләргә каршы агрессияне кире кагу буенча күнекмәләрен дәвам итәләр. Белоруссия президенты Александр Лукашенко, хәрбиләр Польша, Балтыйк буе һәм Украина армияләренә каршы торырга өйрәнәләр дип белдерде.
Европа чик буеннан гаскәрләрне чыгаруны хуплавын белдерде, әмма Русия Украинага һөҗүм итәчәк, дигән хәбәр таратудан туктамады.
Русия чик буеннан гаскәрләрен тулысынча чыгарып бетергәч кенә Көнбатышның хафалануы басылачак, диделәр. Аеруча Бөек Британия, шулай Америка да, Русия Украинага 16 февралҗдә һөҗүм итәчәк дип фаразлауларыннан туктамадылар. Русия чит ил эшләре министрлыгы ялган хәбәрләр тараталар дип, бертуктаусыз аларның мәгълүматларын кире кагарга мәҗбүр.