Дөньяда ниләр бар?
18 февраль 2022, 11:43

Америка Европада үзен хуҗаларча тота

Америка Кушма Штатлары Европа континентында 60 мең солдат, 200 танк, 150 хәрби самолет туплаган. Бу хакта Русия хәвефсезлек советы секретаре урынбасары Михаил Попов белдерде.

Америка Европада үзен хуҗаларча тотаАмерика Европада үзен хуҗаларча тота
Америка Европада үзен хуҗаларча тота

Попов белдерүенчә, АКШ Русиягә куркыныч тудыру өчен Европа территориясендә гаскәрләрен урнаштыра. Соңгы 7 ел эчендә Америка коры җир гаскәрләре санын 30 процентка, ә бронетехникаларын 4 тапкырга арттырган.
Соңгы елларда Америка авиациясе Русия Федерациясе чикләрендә күпсанлы очышлар үткәрә. Атап әйткәндә, хәзер аларның стратегик бомбага тоту самолетлары 40 процентка ешрак оча. Һава разведкасы интенсивлыгы да ике тапкырга арткан. Биредә сүз Калининград өлкәсе һәм Кырым ярымутравы турында бара. Моннан тыш, НАТО кораблары Кара диңгездә провокацион эшчәнлек алып баруларын дәвам итә.
Менә шулай, Америка, җиде диңгез артыннан килеп, безнең чик буйларында үзен хуҗаларча тота.

Фото: ianed.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас