Дөньяда ниләр бар?
17 февраль 2022, 05:55

100 яшьлек ир озак яшәү серләрен ачкан

Алар бераз көтелмәгәнчәрәк.

JPIMedia PublishingJPIMedia Publishing
Фото:JPIMedia Publishing

Британиядә яшәүче 100 яшьлек ир COVID-19ны җиңгән. Аның фикеренчә, бары тик ирис кәнфитләрен  яратуы һәм ат чабышлары  белән мавыгуы аркасында ул шулай озак яши.

Моркам шәһәрендә яшәүче Билл Форд 1922 елның 12 гыйнварында туган, әмма 100 яшьлек юбилеен бары тик 31 гыйнварда бәйрәм итә алган, чөнки ул яшәгән өлкәннәр йорты карантинга ябылып торган.

Ир гомере буе сызымнар сызучы булып эшләгән, буш вакытында хатыны белән танцыга йөрергә яраткан. 2020 елның май аенда Форд коронавирус инфекциясн катлаулы кичергән, әмма чирне җиңгән. Ат чабышлары белән мавыкканга, бинго уены һәм ирис кәнфитләре яратканга шундый озын гомер кичердем, дип исәпли ул.

Озын гомерле пенсионерның юбилеен бәйәрм итәргә бар гаиләсе җыелган, оныкларының балалары да килгән. Фордка хәтта королева Елизавета IIдән шәхси котлау сүзләре язылган открытка да килгән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас