

KFC фастфуд челтәреннән сатып алган клярда кыздырылган иттә бәдрәф кәгазенә юлыккан ханым компания җитәкчелеге белән компенсация турында сөйләшүләр алып бара.
Ачуы кабарган хатын, ризыктагы бәдрәф кәгазе кисәген күрсәтеп, видео да төшергән. Аның сүзләре буенча, бу хәл Кытайның төньяк-көнбатышындагы Анжида булган.
Шикаять язуга хатынны видеоны күргән тамашачыларның комментарийлары этәргән. Алар ризык эченә бәдрәф кәгазе ничек килеп кергәнен ачыклауны сораганнар. Нәтиҗәдә ул Сәнәгать һәм сәүдә дәүләт идарәсенә рәсми шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Анда ризыкта чыннан да бәдрәф кәгазе булуын раслаганнар.
KFC җитәкчелеге исә бу ханым белән сөйләшүләр алып бара, тикшерү эшләре үткәрелә.
Чыганак: lenta.ru