

АКШның Чикаго шәһәрендә (Иллинойс штаты) яшәүче пенсионер хатынны ялангач ир 17 сәгать әсирлектә тоткан. Хәл болай булган.
80 яшьлек Дениз Хольт йоклап яткан чагында аның өенә 32 яшьлек ялангач психик авырулы ир (Джеймс Дэвис) килеп керә. Һәм олы яшьтәге корбанына кайчы белән яный. Дэвисның тәне җәрәхәтләнгән һәм канаган, чөнки йортка бәреп кергән чакта ул тәрәзә кыйпылчыкларына киселеп беткән. Ир исә хатынны мин сиңа тимим тынычландыргандай иткән. Аны үзе белән ванна керергә мәҗбүр иткән. Юынып чыккач, кухнядан ике пычак алып килгән, телефоннарны өзгән һәм пенсионер хатынны подвалдагы салкын ванна бүлмәсендә бикләп куйган.
Хатын Сиэтлда яшәүче кызына көн саен Wordle сүзләр уены буенча исәпне җибәрә торган булган. Әмма әнисе чираттагы исәпне җибәрмәгәч, кызы борчылган. Ул әнисенә смс язган. Әмма җавап бирүче булмагач, полициягә шалтыраткан. Дениз Хольтның өенә килгән полицейскийлар электрошекер ярдәмендә Дэвисны тоткарлый. Бу вакытка инде адекват булмаган ир Хольтны салкын подвалда 17 сәгать әсирлектә тотып өлгергән.
Хәзер Дэвиска берничә маддә буенча гаепләү яный.
Чыганак: lenta.ru