

Токио ул газны кайсы резервыннан: үзенекеннәнме, әллә өченче илләрдән сатып алган өлешеннән Европага юнәлтәчәкме - анысын ачык белдермәгән.
Украинада конфликт очрагында Япониянең Европага сыек газ озатачагы турында хәбәрләре февраль башында пәйда булган иде. Илнең стратегик табигый газ запаслары чикле, илдә кискен салкыннар очрагында ул запаслар Япониянең үзенә кирәк булачак, дип саный Токио.
Әмма ничек кенә булмасын, Европага Япония газ җибәрә башласа, аның үзләренә дә җитмәячәге көн кебек ачык: беренчедән, Европа әлегә берничек тә Русия газыннан тулысынча баш тарта алмаячак. Чөнки Европада Русия газы өлеше 40 процентлап тәшкил итә. Икенчедән, "Европаның Русия газына альтернативасы юк. "Газпром"ны алмаштырыр өчен Азия кулланган ярты сыек газны кире юнәлтергә туры килер иде",- дип саный Европа аналитиклары. Ул очракта бөтен Азия буенча ягулык җитешмәячәк һәм энергия кризисы ул төбәктә башланачак.
Әйткәндәй, Германия газ запаслары буенча борчылуын белдерә башлады да инде. Илнең газ саклагычлары нибары 35 процентка гына тулы икән.
Европа җир асты саклагычларында да газ запаслары янә кимегән. Әгәр Евросоюз илләре Русиядән газ сатып алуларын туктатса, ягулык нибары 6 атнага җитәчәк, дип белдергән Британия консалтинг фирмасы.