Дөньяда ниләр бар?
11 февраль 2022, 09:36

Русия сугыш теләми

Русиянең БМОның Женевадагы даими вәкиле Геннадий Гатилов Русиянең Украинага һөҗүм итәргә уенда да юк дип белдерде.

Русия сугыш теләмиРусия сугыш теләми
Русия сугыш теләми

"...Русиянең Украинага һөҗүм итәргә бернинди дә планнары булмады һәм юк та. Моның өчен мотив та, геостратегик максат та юк. Русия һәрвакытта күршеләр белән генә түгел, ә бөтен илләр белән дә тигез, үзара файдалы һәм прагматик мөнәсәбәтләр яклы чыгыш ясады ", - дип белдерде Геннадий Гатилов.
Биредә ул Сергей Лавровның сүзләрен искә төшерде: әгәр һөҗүм итү Русиядән торса, сугыш булмаячак. Министрның сүзләре өстәмәләргә мохтаҗ түгел, диде Гатилов.
Соңгы вакытларда АКШ һәм Европа илләрендә Русиянең Украинага карата агрессив гамәлләре көчәя дип борчылуларын белдерә башладылар. Мәскәү беркемгә дә янамавы хакында мондый гаепләүләрен кире кагып торырга мәҗбүр.
Русия Украина белән сугыш башларга җыенмый, ә көнбатыш илләре һәм АКШ, Украинаны Минск килешүләрен үтәргә мәҗбүр итәсе урынга Русия янавы темасын көәйтеп кенә тора, дип белдерде Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров. Министр шулай ук Русия сугыш теләми, әмма безнең мәнфәгатьләрне тупас рәвештә аста калдырырга һәм безнең мәнфәгатьләрне санга сукмаска да юл куймаячакбыз, диде. Шулай ук Русиянең башка сәясәтчеләре дә көнбатыш илләренә нигезсез истерияләрне туктатырга һәм хәл-вакыйгаларны кискенләштерү хәленә җиткермәскә киңәш иттеләр.

Фото: mj.mgimo.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас