

Белорус протестларына акча салучылар төсле революция ясамакчы булганнар иде, асылда исә алар уңышсыз фетнә генә чыгардылар. Һәм моның өчен күпме акчаларын бушка түктеләр, диде Лукашенко.
Билгеле булуынча, Белоруссиядә 2020 елның августында президент сайлаулары үтте. Аның нәтиҗәләренә ярашлы, сайлаучыларның 80 процент тавышын җыйган илнең гамәлдәге президенты Александр Лукашено җиңү яулады. Әмма Лукашенконың җиңүе илдә протестлар тудырды һәм алар берничә айга кадәр сузылды. Соңыннан оппозициядәге сәясәтчеләрне төрмәгә утырттылар.