

10 февральдә Мәскәүгә Бөек Британия чит ил эшләре министры Лиз Трасс килде. 15 февральдә исә Германия канцлеры Олаф Шольцның Мәскәүгә килүе көтелә. Тик иң беренчеләрдән булып Русия лидеры белән Франция президенты Эммануэл Макрон очрашты.
Биш сәгать буена барган сөйләшүдә лидерлер Мәскәүне борчыган хәвефсезлек гарантияләре мәсьәләләрен, Русия һөҗүмен көтеп яшәгән Украина тирәсендәге хәлләр торышын тикшерделәр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Макрон моңа кадәр гамәлдә булган килешүләрне яңабаштан карамаска, ә Европадагы тотрыклылыкны тәэмин итү буенча яңа карарлар булдырырга тәкъдим итте. Владимир Путин белән очрашудан соң Макрон Украинага юл тотты.
Владимир Путин биш сәгатькә сузылган сөйләшүне бик эчтәлекле һәм файдалы булды дип бәяләде. Ул чираттагы тапкыр АКШ белән НАТОның хәвефсезлек мәсьәләләре буенча Русия кайгыртучанлыгын санга сукмауларына игътибар итте. НАТО исә үзенең хәрби базаларын Русия чикләренә якын урнаштыруын дәвам итә. Русия бу хәлгә карата ризасызлыгын белдергәч, союздашлар белән оборона тоту өчен генә дип расларга тырыша.
Владимир Путин Украина тирәсендәге вакыйгалар турында әйткәндә, Киев Донецк һәм Луганск белән турыдан-туры сөйләшүләр юлы белән илнең территориаль бөтенлеген тыныч тергезүнең бөтен мөмкинлекләренә игътибар итми диде. Киев властьлары Минск килешүләрен сүтү курсын алдылар дип билгеләде. Конституцион реформа, амнистия, урыннарда сайлаулар үткәрелми, Донбассның аерым статусының хокукый аспектлары буенча алга китеш юк диде.
Путин Минск килешүләренең алтернативасыз булуын билгеләде, аның теге яки бу пунктлары Украинага ошамаса да. "Ошыймы, юкмы, түзәсең инде, гүзәлем. Үтәргә кирәк", - диде Русия президенты инглизләргә тәрҗемә ясарга катлаулы булган сүзләр белән.
Владимир Путин сөйләшүләр барышында француз коллегасының идеяләр белән чыгыш ясавын билгеләде. "Алар турында әлегә сөйләргә иртәрәк, әмма аларның Украина буенча арытабангы адымнар нигезенә ятуы ихтимал. Сөйләшенгән әйберләр буенча Макрон Киевта да фикер алышыр дип ышанам", -диде ул.
Путин Украинаның НАТОга керү мөмкинлеге турында да фикерен белдерде. Кергән очракта Киев Кырымны сугыш юлы белән кайтарырга тырышып караячак һәм андый хәл була калса, Русиягә инде альянс белән алышырга туры киләчәк. "Сез Франциянең Русия белән сугышуын телисезме? Шулай булуы мөмкин бит!" диде Путин. Ул Русия НАТОга янамый, ә НАТО үзенең инфраструктурасын Русия чикләренә этүен дәвам итә диде.
Макрон Владимир Путин белән очрашудан соң, Украинага барды. Макрон Франция президенты буларак кына түгел, ә Евросоюзда рәислек итүче ил президенты буларак Мәскәүгә сөйләшүгә килде. Күрәсең, Франция Украинадан алда башта Русия белән уртак тел табарга кирәклеген ныклап төшенгән.
Соңгы айларда көнбатыш илләре һәм матбугатлары Русия Украинага һөҗүм итәргә җыена дигән хәбәрләр тарата. Һөҗүм итүен нигезләр өчен, Украина солдатлары һөҗүме белән ялган видеолар ярдәмендә, Мәскәү провокация әзерли дип саный Пентагон. Мәскәү Киев белән сугыш чыгар дип башына да китерми дип белдерде Русия Чит ил эшләре министрлыгы.