

Сораштыру быел гыйнвар ахырында Финляндия, Германия, Италия, Польша, Румыния һәм Швециядә үткәрелгән.
Һөҗүм булу ихтималы мөмкин дип барыннан бигрәк Польшада яшәүчеләр ышана икән - 73 процент. Румыниядә андый ышанучылар 64% булса, Швеция - 55%, Германиядә - 52 %, Франциядә һәм Италиядә - 51 %, Финляндиядә - 44 %.
Моңа кадәр ECFR экспертлары үткәргән сораштыруда европалылар хәрби конфликт АКШ һәм Русия яисә Кытай арасында булуы мөмкин дип санаганнар. Мондый очракларда исә Европа гади тамашачы ролендә генә булачак. Ә соңгы сораштыруда европалылар Украина яклы булуларын белдергәннәр.