Дөньяда ниләр бар?
10 февраль 2022, 05:54

Камилә Вәлиева тирәсендә допинг-җәнҗал купты

Аның тренеры  моңа карата нинди фикердә?

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Тренер Этери Тутберидзе Камилә Вәлиева тапшырган  допинг-проба тирәсендәге сәер хәлгә үз карашын белдерде.  Журналистлар белән аралашканда тренер имеш-мимеш сүзләргә исем китми дигән һәм пресса белән аралашуны туктаткан. Бүген иртән, 10 февральдә, Вәлиеваның Олимпиаданы дәвам итәчәге ачыкланды.

Русия фигуристкасы турындагы хәлгә карата Халыкара Олимпия комитетында  да үз фикерләрен ишеттерделәр. Оешма рәисе Марк Адамс фикеренчә, Вәлиева допинг кулланган дигәр хәбәрләр – спекуляция.

Кичә, 9 февраль көнне, Inside The Games хәбәр итүенчә, 15 яшьлек Вәлиеваның допинг-пробасы сәер булган, имеш. Матбугат чарасы фикеренчә, тест Олимпиадага кадәр – 2021 еның декабрендә –  тапшырылган булган. Пробада стенокардия профилактикасы өчен кулланыла торган триметазидин  препараты эзләрен тапканнар.

Камилә Вәлиева Пекинда узучы Оимпиадада Русия җыелмасы белән бергә фигуристларның команда турнирында алтын яулады. Ул кыска һәм ирекле программаларда иң-иңе булды.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас