

АКШта бер официант кыз еш кына клиентларның газировкалы эчемлекләренә су кушуын сөйләгән. Үзенең Тик-Токтагы видеосында ул моны балаларның сәламәтлеген кайгырту хакына эшлим дип белдергән.
Эбби Лейси балалар заказ ясаган лимонад яисә татлы газировкаларга су куша икән. Ата-аналарның үз балаларына шулкадәр күп шикәр кулланырга рөхсәт итүләренә аның исе китә.
Видеосы ахырында официант кыз бер мисал китерә. Ул эшләгән кафеда бер ана кичке сәгать сигезләрдә үзенең 7 яшьлек кызына колага заказ ясаган. Йокы алдыннан сәламәтлеккә зыянлы эчемлекләр сатып алу Лейсиның ачуын кабарткан.
Видеоролик миллионга якын караулар җыйган. Комментарийлар ике төрлегә бүленгән. Кемнәрдер Лейси идеясен хуплаган, ә кайберәүләр бу аның эше түгел, кысылмасын дигән фикердә калганнар. “Син аналарны хурлыйсың, әмма үзеңнең балаң юк бит. Бу көлке!” – дигән бер хатын. Икечесе исә: “Ана буларак арытаба да шулай эшләгез дип киңәш итәм. Шәхсән мин үзем лимонад һәм суга заказ ясыйм да балалар гел татлы эчемлекләр эчмәсен дип бер мизгелдә стаканнарны алмаштырам”, – дигән.
Чыганак: lenta.ru