Дөньяда ниләр бар?
8 февраль 2022, 09:14

Яклау көтеп ала алмагач...

Үзенә үзе  хуҗа тапкан.

Яклау көтеп ала алмагач...Яклау көтеп ала алмагач...
Яклау көтеп ала алмагач...

Үзенә үзе  хуҗа тапкан.

 

 Воронеж шәһәрендә бу көчекне күпләр таный. Хәзер сез дә таныйсыз инде.. Эш шунда, адашкан бу маэмай гыйнвар ахырында бер көнне Воронеж шәһәр транспортында утырып йөргән. Сәяхәтче көчекне бер автобустан төшереп калдырганнар. Суыкка чыдый алмый, ул икенчесенә кереп утырган. Аннан да төшереп калдырганнар... Ул өченчесенә утырган... җылыныр өчен ничә маршрут үзгәрткәндер, кая барып чыгар иде, ярый волонтерлар күреп алган. Шулай итеп, кичкә ул җылы өй, яхшы хуҗалар тапкан.  Ә аны бит кемдер чыгарып җибәргән булган...

Кешеләр... Урам теле сукбай эт дип сөйлибез, язабыз, чаралар табарга тырышабыз, “мәсьәләрне хәл итәбез” дип тавыш җыйган депутатлардан акыллы законнар көтәбез... Ә этләрнең ничек булган, шулай дәвам итә - эт тормышы. Гаепсез кешеләр, балалар зыян күрә. Аның чишелеше гади генә, югыйсә – һәр этнең хуҗасы, дөресрәге, хуҗа булырдай хуҗасы булса, шул җитәр иде, бер берәдәк тә калмас иде...

Бөтен этләр дә “Фортуна” кебек акыллы булса, бәлки...

 

 

Яклау көтеп ала алмагач...
Яклау көтеп ала алмагач...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас