Дөньяда ниләр бар?
8 февраль 2022, 07:47

Шигырь укыганы өчен эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр

Сәер хәлләр...

Серафима Сапрыкина / FacebookСерафима Сапрыкина / Facebook
Фото:Серафима Сапрыкина / Facebook

Санкт-Петербургның 168 санлы гимназиясендә эшләүче педагог-оештыручы Серафима Сапрыкина 10 сыйныф укучыларына Александр Введенский һәм Даниил Хармс шигырьләрен укыганнан соң эштән китәргә мәҗбүр булгач, гимназия җитәкчелегенә зарланган. Бу хакта ул үзенең Facebook челтәрендә язган.   

Педагог сөйләвенчә, декабрьдә гимназия директоры ашыгыч рәвештә җыелыш оештырган һәм анда бу шагыйрьләрне “халык дошманы” , “фашистлар булышчылары” дип атаган. Сапрыкинадан  эштән китү турында гариза язуларын сораганнар. “Үзем эштән китмәсәм, мине “ышаныч югалту маддәсе буенча эштән азат итәчәкбез” диделәр, чөнки миңа балаларны ышандырырга ярамый, имеш”, – ди элекке укытучы.

“Директор  сүзләре буенча, «бу кешеләр,  НКВД тарафыннан “җинаятьләре” өчен  тоткарланган һәм аларның шигырьләрен  “сезнең богемалы кухняларыгызда” гына укырга ярый»”, – дип сөйли Сапрыкина. Шул ук вакытта, педагог дәресне завуч рөхсәте белән үткәрдем, ул бу идеяне куанып каршы алды; җитәкчелек рөхсәтеннән башка моны эшләмәс идем, дигән.

Даниил Хармс 1942 елда “җиңелү кәефләре” өчен тоткарланган һәм “Кресты”  төрмәсенең тикшерү изоляторына утыртылган булган. Ул  төрмә дәваханәсенең психиатрия бүлегендә үлгән. Александр Введенскийны контрреволюцион агитациядә гаепләп кулга алганнар. Ул 1941 елда тоткыннарны Казанга озату юлында плевриттан үлгән.
Сәер хәлләр... Мәктәп елларыннан ук “аклар” һәм кызыл”лар турында беләбез. Кызыллар җиңеп, илдә советлар власте раслана. Әмма моның өчен генә “аклар” хәрәкәте яклы язучы һәм шагыйрьләрне онытмадык бит. Аларның да иҗатын өйрәндек. Гомумән дөресме икән шагыйрь иҗатын аның нинди сәясәтне хуплавына  таянып бәяләү?

Кемгә ышанырга да белмәссең монда...
Гимназия  директоры Светлана Лебедева аңлатуынча, Сапрыкина  китапханәче  һәм педагог-оештыручы булып  4 ай элек урнашкан.  Һәм “балалар белән эшләүдә җаваплы буларак, нинди класс сәгате үткәрергә икәнлеген үзаллы хәл итеп, Серафима  дөрес эшләмәде”, ди ул.  

Укучылар исә Серафима Сапрыкинага карата әйбәт мөнәсәбәттә. “Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булды. Киңәш сорап мөрәҗәгать итәрдәй иң яхшы педагог иде”, – дип  сагынып искә ала аны бер укучы кыз.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас