Дөньяда ниләр бар?
8 февраль 2022, 06:54

Бер ел эчендә өч туй үткәргәннәр

Ни сәбәпле?

Gigi GatewoodGigi Gatewood
Фото:Gigi Gatewood

Кәләш белән кияү  бер ел эчендә төрле илләрдә өч тапкыр туй уйнаган. Шул рәвешле  аларм барлык туганнарын да туй тантанасына чакырып, кунак итәргә теләгән.

Аргентинада туып-үскән кыз АКШта яшәүче егет белән ике ел очрашып йөргән. Көннәрдән-беркөнне егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Кыз ризалашкан, һәм алар шунда ук  бу шатлыклы хәбәрне туганнарына шалтыратып әйткән.

Кәләш сөйләвенчә, туганнары егет белән кызны котлаган, әмма гашыйклар кайда туй уйнар икән дип борчылу да белдергән.  Мөмкин кадәр күбрәк туганнарын кунакка чакыра алыр өчен кәләш белән кияү өч тапкыр (!) туй үткәрергә карар иткән.

Ярәшкәннән соң бер ай узгач, кәләш белән кияү беренче туйларын Бруклин шәһәрендә үткәргән. Анда кияүнең белән кәләшнең әти-әниләре һәм яшьләрнең дуслары җыелган. Кәләш сүзләре буенча, беренче туйны аеруча ашыгыч үткәргәннәр, чөнки аның каенанасында баш мие яман шеше ачыкланган һәм  аңа санаулы айлар яшисе калган. Кәләш туй күлмәге белән туфлиларын киеп тә карамыйча интернет аша сатып алган, кияү исә иске костюмын кигән.

Икенче туйны яшьләр Уругвайда уйныйлар, чөнки  кәләшнең 97 яшьлек картәнисе белән башка туганнарының Америкага барыр өчен визалары булмаган. Аргентинада туып-үскән кәләш сүзләренчә, бу тантана аның күңеленә аеруча хуш килгән. Туйны профессионаллар үткәргән һәм ул аңа бик матур күлмәк сатып алган.

Кияүнең үлем белән көрәшкән әнисенең күңелен күрер өчен яшьләр өченче туйны Мэн штатында табигать кочагында үткәргән. Туйны кияү үзе оештырган.

 

Ир белән хатын сүзләренчә, арытаба алар рәсми никахка кергән туй көнен генә бәйрәм итәчәк. Чөнки өч датага караганда бер истәлекле датаны истә калдыру җайлырак.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас