

Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Яке авылы биләмәсе башлыгы Фирая Фәйзуллина авыл урамнарындагы карны үзе чистартып йөри. Ул кыш җиткәч кар чистарта торган техника руле артына утыра һәм авылдашлары белән бергә кар чистарта.
«Герой» Фирая Фәйзуллинаны фотога төшерергә беркем дә махсус бармады, диләр район хакимиятендә. Аны эш вакытында «очраклы гына тотканнар». Авылдашлары аны «текә хатын» дип саный.
«Бездә кар күп ява. Без барыбыз бер гаилә кебек. Руль артына утырабыз да урамнарны, ишегалларын чистартабыз. Башкача ничек? Авылда эшләмичә булмый», — ди Фирая ханым.
Ул мәктәптә үк техника белән идарә итәргә өйрәнгән, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат".