

Супермаркетка килгән бер кешедә инфекциягә тесты уңай нәтиҗә күрсәткән. Хәзер шул сәбәпле кирәк-яраклар сатып алырга килгән кешеләр супермаркет идәненә сузылап ятып йоклыйлар, шунда ук ашыйлар һәм бәдрәфкә йөриләр ди.
Билгеле булуынча, Кытайда барган Олимпиада аркасында каты чикләү чаралары эшли.
Бу хәлгә кадәр Кытайда бер офис бинасы хезмәткәрләрен шулай карантинга япканнар иде. Ул вакыйгада да шулай бер кешенең тесты ковидны күрсәткән булган.
Кытайның "нулле ковид" сәясәте аркасында әледән-әле шундый вакыйгалар кабатланып тора икән. Шушы программа кысаларында коронавирус эләктергән кеше белән аралашып өлгергән кешеләрне мәҗбүри рәвештә ике атнага тимер боксларга ябалар ди. Нәтиҗәдә илдә шундый изоляторлардан торган поселоклар пәйда булган.
Шул ук вакытта "Роспотребнадзор" омикрон-штамм белән көрәштә Русия медицинасы уңышлары уңай бәяләде. "Бу дулкын, бу штамм белән көрәштә безнең нәтиҗәләр начар түгел. Чөнки без беренче көннәрдән үк тиешле киртәләрне куеп өлгердек", - дип белдерде ведомство җитәкчесе Анна Попова.