Дөньяда ниләр бар?
6 февраль 2022, 08:43

Америка үзе утка май сала

Русия Украинага һөҗүм итәр өчен чикләренә 70 процентка якын хәрби көчен урнаштырды дип язып чыккан Американың "Вашингтон Пост" басмасы.

Америка үзе утка май салаАмерика үзе утка май сала
Америка үзе утка май сала

Басма рәсми шәхесләр һәм Америка разведка чыганакларына сылтанган. Алар бүген Русия белән ихтимал булган конфликт зонасына һәркайсы 750 хәрби хезмәткәрдән торган 83 батальон тактик төркемнәр әзерләүдә, тагын да 14 төркем әлеге вакытта юлдалар дип, Мәскәүгә гаеп ташлаган.
Америка чиновниклары Русия Украинага һөҗүм иткән очракта сугышта 85 меңгә кадәр кеше һәлак булачак дип сөйләгәннәр. АКШ исәпләвенчә, Украина гаскәрләре 5 меңнән 25 меңгә кадәр, Русия 3тән алып 10 меңгә кадәр хәрбиләрен югалтулары мөмкин дип исәпләп чыгарганнар. Бер үк вакытта тыныч халык арасында 25 меңнән 50 меңгә кадәр кеше һәлак булырга мөмкин дигәннәр.
Фаразлаулары фараз гына булып калсын. Канкоеш Украинага да, беркемгә дә кирәкми, бигрәк гомер бакый сугыш михнәтләрен кичергзн Русиягә. Зирәк һәм аек акыл өстенлек итсен берүк.

Фотоm.gordonua.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас