

«Яңа Уренгой – Уфа” поездының берьюлы өч пассажирын полицейскийлар Уфага килеп җиткәнче поезддан төшереп калдырырга мәҗбүр була. Урал федераль округының Транспорттагы идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тәүдә 16нчы вагондагы 31 яшьлек пассажир хокук саклаучылар игътибарына эләгә. Иртәнге 5.30 сәгатьтә ул 1-2 стакан хәмер эчәргә ниятли һәм калган пассажирларның тынычлыгын боза.
“Тәртип бозучы административ җаваплылыкка тарттырылган, – диләр полициядә. – Шушы ук вагондагы икенче пассажир Коротчаево станциясендә поезддан төшеп калырга мәҗбүр була. Поезд бригадасы аны арытаба алып барудан баш тарта. Транспорт полициясе хезмәткәрләре 35 яшьлек иргә карата “Кече хулиганлык” маддәсе буенча протокол төзи.
Соңрак 12 вагондагы ике 33 яшьлек уфалыны Ноябрьск-1 станциясендә төшереп калдыралар. Алар “Кече хулиганлык” маддәсе буенча административ эше фигурантлары була.
Якташларыбызның читтә шулай “танылуы” оят, әлбәттә...
Чыганак: bashinform.ru