Дөньяда ниләр бар?
1 февраль 2022, 15:56

Психиатрия дәваханәсеннән качкан, тик...

Вакыйга Зимбабведа булган.

ShutterstockShutterstock
Фото:Shutterstock

Зимбабвеның Масвинго шәһәрендә  психиатрия клиникасыннан качкан пациент  крокодил һөҗүменә дучар булып, һәлак булган.

Полиция мәгълүматлары буенча, 22 гынвар көнне ике пациент дәваханәдән качкан. Клиника хезмәткәрләре авыруларның юклыкларын  палаталар буйлап дарулар таратканда, алар чыгып качып 10 минут үткәч,  абайлаганнар. Тиз үк полициягә шалтыратканнар.

Качып, ярты сәгатьләп вакыт үткәч, якында яшәүче бер кеше дәваханә киемендәге ирнең крокодиллар мыж килеп торган елганы кичеп маташуын күргән һәм моны полицигә сөйләгән. Ерткыч ирне елга төбенә сөйрәп алып китте, дип өстәгән ул ахырда.  

Полицейскийлар ир кеше күрсәткән урынга барганнар һәм сулыкта качкан ирнең киемнәрен тапканнар.

Икенче качкынның кайда икәнлеге билгесез.

Менә бит... Бер бәладән качтым дигәндә генә үлемен очраткан...

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас