Дөньяда ниләр бар?
31 гыйнвар 2022, 09:42

Язуны күреп, күңеле тулган

Пешекче заказ ясаучыга язу калдырган.

Сергей Ведяшкин.  "Москва"  шәһәр яңалыклары агентлыгы.Сергей Ведяшкин.  "Москва"  шәһәр яңалыклары агентлыгы.
Фото:Сергей Ведяшкин. / "Москва" шәһәр яңалыклары агентлыгы.

Мәскәүдә яшәүче бер ир үзенең Facebook-тагы битендә  читтән килгән пешекченең ризык кабындагы язуына хәйран калган.

Башкаладагы бер кафеда ул пылауга заказ ясаган. Пылауда кишер күбрәк булган саен ныграк яратканга күрә, бу татлы тамырны күбрәк салуны үтенгән ул.   Ризыкны ирнең өенә китереп биргәннәр. Пылау кабына игътибар итсә, пешекче, күбрәк кишер сала алмавы өчен гафу үтенеп, язу калдырган.

Язмадагы һәр сүздә диярлек хата булса да, заказ ясаучының, бу сүзләрне укыганнан соң, күңеле тулган.

Мишлен гиды тарафыннан танылган рестораннарда да шундый җылы һәм кешелекле мөнәсәбәт юк, дип язган Facebook-тагы битендә  ул.  “Моны язган кеше мине хәйран калдырды. Сине чын күңелдән хөрмәт итәм. Сервис өчен рәхмәт!” – дигән ул постында.

Заказ ясаучыдан комментаторларның берсе  порция нинди диде соң дип сораган. Пост авторы порция – зур, ә пылаудагы кишер күләме гадәттәгечә иде дип җавап кайтарган мәскәүле.

Әйе, дуслар, кайчагында менә шундый кечкенә игътибар билгесе дә кеше күңеленә үтеп керә икән...

Чыганак: moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас