

Бөекбритания королевасы Елизавета II үзенең сәүдә маркасы астында кетчуп җитештерә башлаган.
People басмасындагы язмага ышансаң, бу кетчуп “иртәнге ашка һәм башка вакытта идеаль”. Аның ингредиентларын Норфолк графлыгы территориясендәге утарда үстерәләр. Бер данә кетчуп бәясе – 6,7 фунт стерлингка якын (безнең акчаларга санаганда – 700 сумнан артык). Британиядә королева бургерларга битараф түгел дигән фикердәләр. Әмма Елизавета II-нең элекке шеф-повары Даррен МакГрейди сүзләре буенча, ул бургерларны күмәчсез ашый икән. Мондый бургерларны кетчупсыз пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.
Чыганак: lenta.ru