

АКШның Оклахома штатында 2001 елда отель талаганда ике кешене үтергән җинаятьчене үлем җәзасына тарттырганнар.
46 яшьлек Дональд Грант Бруклинда уллыкка алган гаиләдә үскән. 2001 елда вәхшиләрчә 29 һәм 43 яшьлек хатын-кызларны үтергәне өчен төрмәгә эләккән. Үлем җәзасын ул 21 ел көткән.
Ул 26 гыйнварга билгеләнгән булган. Американың кайбер штатларында үлем җәзасына тарттырылган тоткыннар соңгы тапкыр ашаганда үзләре меню сайлый ала икән. Грант та бу хокукыннан баш тартмаган. Ул кунжут, тавык һәм креветкалар белән кыздырылган дөге ярмасы, йомыркадан ясалган роллар, алма коймагы һәм җиләкле туңдырма сораган.
Соңгы кичке ашыннан соң Грантны 18 шаһит алдында үлем җәзасына тарттырганнар. Алар арасында үтерелгән хатын-кызларның туганнары да булган.
7 ел тәнәфестән соң 2021 елның октябрендә Оклахомада үлемгә китерүче инъекцияләр тергезелгәннән бирле бу – гамәлгә ашырылган өченче үлем җәзасы.
Чыганак: lenta.ru