

Автобус салонында йоклап яткан бер пассажир интернеттагыларның ачуларын кабарткан. Фотосурәтне “Новости Москвы” Телеграм-каналында бастырып чыгарганнар.
Фотода аяк киемен салып, берьюлы ике утыргычка сузылып яткан ир сурәтләнгән. Аның аяклары пассажирларга чыгу ишегенә бару өчен комачаулый. Мәскәүле ир чиста-пөхтә киенгән. Шуңа аны исеректер дип уйлаганнар. “Нормально яткан ул. Автобус туктаган чакта йөзе белән ботинкалары өстенә егылып төшәчәк”, “Бомжка да охшамаган, әйбәт киенгән. Исеректер инде. Исерек һәм әрсез”, – дип язганнар каналның язылучылары.
Чыганак: moslenta.ru