

Көн саен тренажерларда шөгыльләнүче 102 яшьлек ир озын гомерле булуының серләрен ачкан.
Джеймс Чоу фикеренчә, ул даими рәвештә спортзалга йөрүе,өйдә тай-чи (ушуның бер төре) белән шөгыльләнүе һәм ирекле үлчәүләр белән тренировкалары аркасында шулкадәр озак яши. Спорттан тыш, озын гомерле булуының тагын бер сере – Джеймсның гәүдә авырлыгына игътибар итүе. Аңа диабет диагнозы куйганнар һәм симерүгә бирелүчәнлек бар дип кисәткәннәр. Әмма дөрес тукланган ир барын да контрольдә тота. “Мин гәүдә авырлыгымны 51 килограмм тирәсендә тотарга тырышам. Килограммнар бераз өстәлсә, ашауны кыскартам. Киресенчә, азаеп китсә, күбрәк ашыйм”, – дип аңлата ул.
Аннары, Чоу фикеренчә, акыл эшәнлеге активлыгын да саклап калырга кирәк. Шуңа күрә ул даими рәвештә пасьянслар тарата, ә 100 яшенә кадәр даими рәвештә үзе салымнарын исәпләгән һәм декларацияләрен тутырган икән. Психик сәламәтлекнең тагы мөһим бер аспекты дип америкалы ир тормышка булган позитив карашын атый. “Кешеләргә миһербанлы булыгыз. Мин сезгә шәфкатьле булсам, сез дә миңа шундый мөнәсәбәттә булачаксыз”, – дип исәпли озын гомерле ир.
Чу Кытайда туган. Әмма 1956 елда АКШка күченгән. Ир Гонолулуда яши башлаган һәм гомере буе Гавайидагы машиналар төзү университетында профессор булып эшләгән. Джеймс Чу әле дә үзе проектлаган йортта гомер кичерә. Улы һәм килене хәстәренә күптән түгел генә мохтаҗ булган.
Чыганак: lenta.ru